Меннибаева Амина Шариповна (Аглявиева) : другие произведения.

Яңа Кәшер авылында узган бала чагым

Самиздат: [Регистрация] [Найти] [Рейтинги] [Обсуждения] [Новинки] [Обзоры] [Помощь|Техвопросы]
Ссылки:
Школа кожевенного мастерства: сумки, ремни своими руками
 Ваша оценка:
  • Аннотация:
    Бала чак истәлекләре. Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында узган бала чагым һәм яшлегемдә бергә яшәгән күршеләремне, дусларымны сагынып, буел 2022 елны, алар турында истә калган хәтирәләрне яза башладым.

  Бала чак истәлекләре.
  Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында узган бала чагым һәм яшлегемдә бергә яшәгән күршеләремне, дусларымны сагынып, буел 2022 елны, алар турында истә калган хәтирәләрне яза башладым.
  Безнең Кәшер авылы бик зур, авылның бер башыннан икече башына якынча 3 км булыр. Югары оч, түбән оч, олы урам, урта урам, түбән урам, аргы як урамы, Сайран пачулкасы, кетес, комгансызлар урамы, кашлак дип йөртелгән төбәкләр бар иде. Хәзер аларга матур-матур, танылган якташларыбыз исемнәрен куштылар.
  Олы урамга авылның бер башыннан икенче башына хәтле таш юл салынган иде. Ул аелым бер технология белән, 6-7-10 см. Калынлыктагы 20-30 см киңлектәге ташларны кабыргасы белән тезеп салынган иде. Яз җиткәч таш юл кардан ачыла һәм без бала-чага ялан аяк шунда йөгереп уйнарга чыга идек.
  Мин үзем түбән очта олы урамдагы йортта туганмын һәм яшәдем. Шул түбән очтагы олы урамның ике ягыннан, мәчит тыкырыгыннан Мухаметшина Клараларга хәтле һәм түбән яктан ясле тыкырыгыннан Шәяхмәт бабайлар тыкырыгына хәтле арада яшәгән замандашларымны искә алып, алар турында язмакчы булам. Бөек ватан сугышы елларыннан алып (1941-45 еллар) 2004 елларга кадәр чорны күздә тотам.
  Мәчит тыкырыгы. Чөнки монда революциягә кадәр салынган зур мәчит тора иде. Без үскәндә анда клуб иде, анда кинолар күрсәтәләр, концертлар була, колхозчыларның гомуми җыелышлары була, кичләрен яшләр танцылар оештыра иде. Иске мәчитне сүтеп алып китеп, дуңгыз фермасы ясадылар. Авыл озак еллар мәчитсез яшәде, аллага шөкер бүгенге көндә иске мәчит урынына зур итеп 2 этажлы яңа мәчит төзеп куйдылар, нефтянниклар ярдәме белән.
  Асхат абый семьясы турында язарга булыр.
  
  Мәчит артында, ындыр ягында Тәхәү бабай яшәгән. Аның Хөршидә исемле кызы балалары белән кайдандыр кайтып, бабай белән яшәделәр. Могаен әтиләре сугышта һәләк булгандыр. Хөршидә түтинең Әлюмин, Рәшидә, Илкам һәм Кәшифә исемле балалары бар иде. Рәшидә минем яшләрдә булгандыр, колхоз эшенә бергә йөргәләдек, җәйге каникулларда. Төп йортта Илкам хатыны Гөлсинә белән яшәделәр, малайлар үстерделәр. Хөршидә түти дә, балалары да кыска гөмерле булдылар, 40 50 яшләрдә дөнья куйдылар. Киленнәре Гөлсинә шактый озын гомерле булды, 2018-19 елларда, 80 яшен тутырып, дөнядан китте. Малайларын өйләндереп, аларга балаларын үстереште. Бик булдыклы, тырыш хатын иде, олгайган көнендә уразасын тотты, намазын калдырмады.
  
  Мәчит кырыенда көн якка таба беренче йортта Яманаев Фатих абзый һәм Сара түтиләр яшәде. Аларның Тәүфик, Әдибә, Кимия, Илдус, Фән һәм Диҗлә исемле балаларын мин белә идем. Әтиләрен мин белмим, ә Сара түти бик мөләем, киң күңелле, чибәр генә һәм бик сабыр кеше булып истә калган. Коръәннән бик матур итеп Нур сүрәсеннән бер өзекне укыганын ишеткәнем булды. Бу өзекне аңардан бер мәҗелестә аеруча сорап укытканнар иде безнең әбиләр. Аның безгә, бала-чагага тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Мин аларның кече кызлары Диҗлә белән еш уйный идем, өйләренә дә керә идек, шаярган чаклар да булгандыр. Өйләре һәр вакыт бик чиста итеп җыештырылган була иде. Тәүфик абый хәрби врач иде бугай, ул авылга бик сирәк кайта иде. Әдибә апа белән Кимия апалар укытучылар. Безне Кимия апа бер ел математикадан укытты. Ул тормышка чыккач Әлмәттә яшәде. Бик чибәрләр иде. Илдус абый белән Фән югары белем алдылар, Илдус абый укытучы булды бугай, Фән нефтянник булды. Диҗлә 4-класларда укыганда авырый башлады, Сара түти вафат булгач аны интернатка урнаштырдылар. Мин Казанда институтта укыганда 1958-59 елларда, ул психик авырулар болнисында ятты, мин аның янына баргаладым. Очырашуга бик сөенә иде мескен. Таный иде. Хәзер аларның өй урынын башка кешеләр алды, зур итеп кирпечтән йорт төзеп куйганнар ишек алды түренә.
  
  Аларның күршесендә Иклимә түти белән Мәрзия түти Латиповалар яшәде. Ялар ике бертуган ялгызаклар, балалары юк иде. Сугыш елларында икесе дә колхозда эшләделәр. Иклимә түти 50-нче елларда Урта Азиягә ниндидер танышлары белән үзбәк-таҗик якларына китте, мамык эшкәртү фабрикаларында Курган Түбәдә эшләде, анан үзе янына Мәрзия апаны да алып китте. Мәрзия түти гәрәп хәрефләре белән бераз коръән укый белгән икән. Күңелдән коръән сүрәләрен дә белгән. Надан үзбәк-таҗик арасында ул бик авторитлы булып киткән, абыстай булып та йөргән бугай. Пыялага шамаиллар ясап, аларны авылга алып кайтып сата иде. Ел саен Иклимә түти белән авылга күп бүләкләр (читекләр, галошлар, җимешләр) төяп кайтып, безгә туктыйлар иде, чөнки алар әбинең туганнан туган кәрдәшләр булганнар, әтиләре Латип бабай ягыннан. Аннан икешәр ай буе төрле туган-тумачага, дус ишләренә йөреп, кунак булып, бүләкләрен таратып, яңа бүләкләр җыеп кайтып китәләр иде. Мәрзия түти аеруча гади, киң күңелле кеше иде. Авыр туфраклары җиңел булсын, алар шул урта Азия якларында ятып калдылар. Алар авылда яшәгәндә, ишек аллары ям-йәшел чирәм булыр иде. Мал-туар асырамаганнардыр күрәсең, өйләренә ап-ак итеп юылган биек бачкычтан керелә иде. Элек заманда өйнең астында кибет тотканар ахрысы. Әби шулайрак дия иде, хәтердә. Мәрзия түти читкә киткәндә өен Тәхәү Шамиленә сатып китте, алардан Мулланур исемле кеше алган иде. Ул вафат булгач хатыны йортын сатып Җәлил паселыгына китте. Әкәмәт шаян хатын иде. Кичләрен капка төбендә утырганда, төрле кызык хәлләр сөйләп, көлдерә торган иде.
  Бер кызык хәлне сөйләгәне хәтердә калган. Бер көнне кайнанасы белән пыр тузып талашып яталар икән, шул вакыт Мулланур эштән кайтып кергән. Болар талашудан туктарга уйламыйда икән. Шунда, Мулланур хатынын якасыннан тотып ишектән күтенә тибеп кар көрте өстенә чыгарып ыргыта, бу хатын аягына торып басканчы аның өстенә ах итеп кайнанасы очып килеп төшә. Ире ишекне шартлатып эчтән бикләп тә куя. Болар торып басалар, инде кая барырга. Күршегә кереп булмый бит, гәрлек. Китәләр мунчага, ярый әле мунча җылы булган. Башта эндәшми генә утыралар, анан үзләреннән көлергә тотыналар һәм бер кайчан да Мулланур алдында әрләшмәскә дип сүз куешалар.
  
  Мәчиттән көнякка таба өченче йорт безнең Мәснәви бабайның энесе Мәгнәви бабай нигезе булган. Анда мин белгәндә Мәгнәви бабайның улы Гаяс (Гаязетдин) абзый, аның хатыны Нурлыгаян түти (Зиятдин бабай кызы), аларның балалары Фоат абый, Фаек, кызлары Нурия яшәделәр. Гаястин (халык шулай эндәшкән) абзый ватан сугышында һәләк булган, Нурлыгаян түти өч баласы белән ятим калдылар. Фоат абый бездән зуррак иде, колхозга эшкә йөргәндер инде. Фаек белән Нурия мәктәп яшендә иделәр, бергә-бергә уйнап үстек. Фаек 1-2 яшкә бездән олырак иде. Сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда да алар бик авыр яшәделәр, кытландылар. Язга чыкканда аларның бәрәңгеләре ашалып бетә иде, башка ризык юк, ачлыктан хәтта шешенә башлыйлар иде.
  1949-50 нче елларда алар вербовать ителеп Ерак Көнчыгышка Амур елгасы буена киттеләр гаиләләре белән. Аларга юл хакын түләргә, йорт, сыер һәм башка маллар бирергә вәгдә итәләр. Ләкин өметләре акланмый, алдадылар. Йорт та юк, сыер да юк, буш далага барып төшәләр һәм җай былырлык булмагач, кире туган нигезләренә кайтып төштеләр. Фоат абый Әлмәттә төзелешкә эшкә керде, Фаек та үсеп җитеп колхоз эшенә йөри башлады, аннан армия хезмәтенә алынгандыр инде. Тора бара Фоат абыйга фатир бирделәр бугай, алар Әлмәткә күчеп киттеләр. Нурлыгаян түти малайларын өйләндереп, кызын бик эшчән бер егеткә кияүгә биреп, оныкларын үстерешеп, шактый озак мул тормышта яшәде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр хөрмәтле әни, әби булып Фаек гаиләсе белән яшәде. Бик тә киң күңелле иде, Әлмәткә барган бөтен күрше-күлән гел аларга чәйгә керә торган булганнар, фатирлары да үзәктә, Ленин урамында иде. Килене дә киң күңелле, юмарт булгандыр инде, гел караңгы йөз күрсәтми диләр иде.
  Без Әлмәттә торгаеда Нуриялар белән бер урамда тордык, кунакка да йөргәләштек. Без Казанга күчеп килгәч Нуриянең ире (исемен оныттым) кече малае белән врачка килгәннәр иде. Бер ничә көн бездә кундылар, безнең тәрәзәләрнең форточкасы юк иде. Шуны күреп, размерларын алып китте, икенче килгәндә 4 форточканы ясап алып килеп, куепта киткән иде, алланың рәхмәте.
  Нурия кыска гөмерле булды, күптән үлде инде.
  Нурлыгаян түтиләр йортын Салахов Галимҗан абый белән Тәнзилә апа алган иде. Аларның Фәрит, Флера, Фәридә, Фәния һәм Руланд исемле балаларын хәтерлим.
  Иске йортны сүтеп, яңа йорт салдылар, аларның ишек ардында кое бар иде, аны күмделәр, аның суы юк иде инде. Галимҗан абый сугыш инвалиды иде, бер аягы юк иде, култык таягы белән йөрде. Бер көнне ат чанасында барганда трактордан куркып аты дулый, чана ауа, Галимҗан абый трактор астына эләгеп вафат була. Фәрит минем энем Мизхәт белән классташлар, дуслар иде, ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, гөрләтеп тормыш көткәндә 50 яше тулар-тулмас дөнядан китеп тә барды. Хатыны һәм бер малае бар иде, әле исәннәр бугай. Төп йортта хәзерге көндә Тәнзилә апаның кайсыдыр кызының балалары яшиләр. Рулант пристройда яши иде ялгызы, 2 ел элек ул да үлде инде. Тәнзилә апа бик чисталык ярата торган, бик пөхтә хатын иде, шул 5-6 баланы бер үзе тәрбияләп үстереп кеше итте. Гөмергә сыер асырады, безнең әниләр сыер асырамый башлагач сөтне гел аңардан алдылар. Аның сыерының сөте тәмле, тиз генә әчеми иде.
  
  Безнең күршедә Хөсәен бабай белән Маһни әби Корбиевлар яшәде. Аларның бер уллары Хәсән исемле иде бугай һәм бик чибәр кызлары Хәлимә апаны хәтерлим. Хәлимә апаның Марат исемле малае бар иде, Мизхәт белән яштәш. Матур гына үсеп килгәндә 5-6 яшләрендә кинәт кенә авырып, үлеп китте. Әти-әнисе үлгәч Хәлимә апа йортын Бикчәнтәев Хәнәфигә сатып Урта Азия якларына чыгып китте.
  Озак еллар үткәч, Кәшергә кайтып бер, хатыны үлгән кешегә тормышка чыккан иде. Ул абзыйның балалары Хәлимә апаны бик якын иттеләр. Ире үлгәннән соң да озак кына иренең йортында яшәп, картаеп 2010 елны 84 яшендә үлде. Үги булсалар да балалары карадылар, хөрмәтләделәр.
  Хәнәфи абый белән Рәшидә апа ул йортта 3 малай үстерделәр. Фәрит, Малик, Фәһим исемлеләр. Тик кайсының гонаһ шомлыгы булгандыр, икесе дә эчә башладылар. Гаилә таркалды, малайларда төрлечәгә әйләнделәр. ДСР га баракка чыгып тордылар. Рәшидә апа эш урынында һәләк булды бугай.
  Алардан соң бу нигезгә Мотыйк кызы Тәсәллия ире
  белән килделәр. Нияз исемле малайлары бар иде. Безнең малайлар белән уйнап үстеләр. Тәсәллия улы Нияз белән бик тырышып эшләп, йортларын зурайтып, матурлаганнар иде. Игелеген күрергә генә насыйп булмады. Нияз бик яшли үлде, бер кызы, бер малае бар иде. Хатыны Эльвира икече кешене йортка кертте.Тәсәллиягә урын калмады. Карабаш авылындагы туганнарында яшәп, 2021 елны вафат булды. Яше 80 нән арткан булгандыр, ул миннән 1-2 яшкә олырак иде.
  
  Чираттагы йорт безнеке. Бу нигезгә Әгләви бабай карчыгы, Миңҗамал карчык, (безнең әби) өч малае белән 1927-28 елларда килгән булырга тиеш. Бу өй Кәшердә 1926 елгы зур янгыннан соң салынган булган. Бу йортны салдыручы Ахметов Гәләй (Гәләтдин) абый Болгарга күчеп киткән, яңа җирләргә. Колхозлаштыру елларында әти трактористлар курсын бетерә, МТС та эшли. Сагадәт абыйны 1929 елны Әлмәттә 10 классны тәмамлагач, Урта Азия якларына укытучы итеп җибәрәләр. Ул Үзбәкстанда, Динау шәһәрендә төпләнеп кала. Хатыны Минҗиһан апаны шунда очыратып аңа өйләнә, ике малай бер кыз үстерделәр. Җиһан апа әнинең ерак кәрдәше булуы ачыкланды. Сагадәт абый Ватан сугышында катнаша, исән-сау гаиләсенә кайтып озак кына яшәп, шунда җирләнделәр дә. Шафик абый, әбинең кече улы, Кәшердә ШКМны (школа колхозной молодежи) тәмамлагач хисапчылар мәктәбендә укый һәм колхозда хисапчы булып эшли. Фин сугышында катнаша, 1941 елны ватан сугышы башлангач, икенче көнне үк мобилизоват ителә. Воронеж янындагы каты сугышта 1942 елны һәләк булды. Әти минем әнигә 1938 елда өйләнә, мин 1939 елның 20 февралендә туганмын, энем Мизхәт 1946 елның 2 январында әти сугыштан кайткач туды.
  Сугыш елларында без әби, әни, мин өчәү яшәдек. Сугыштан соң әти кайткач, Мизхәт тугач , озак еллар биш кеше булып тату гына гомер иттек. Миндә, Мизхәттә Кәшер урта мәктәбен тәмамладык. Энем Кәшер урта мәктәбендә беренче булып алтын медаль алучы булды, бик зиһенле, акыллы иде. Эшендә дә, тормышында да зур уңышларга иреште, пенсиягә чыккач Бөгелмәдән Питрәчкә күчеп килделәр хатыны Сәрия белән. Энем Мизхәт озак авырудан соң 2019 елны бакыйлыкка күчте, Питрәч авылы зиаратында җирләнде. Балалары Мәскәүдә яшиләр. Сәрия Казанда яши.
  Мин күрше кызлары: Җәннәт түти кызы Гөлсинә, Нурлыгаян түти кызы Нурия, Гиният Хәдичәсе, Гәптер кызлары Гөлүсә, Рәзинә, Мәхүп түти кызы Наиләләр белән уйнап үстем. Әле дә хәтердә, бәрәңге бакчасында ярышып эшлидер идек, кем алдан бетерә. Кем артта кала аңа ярдәмгә керәләр иде. Наиләләрнең ишек алды матур яшел чирәм булыр иде, шунда Рәшит абыйларның өйе күләгәсендә сузылып ятып шаяра-шаяра ял итә идек.
  Әни үлгәч мин йортны Тәлгәт хатыны Кәтифәнең сеңлесенә Мөнирәгә саттым, бик әйбәт итеп карап, матур итеп яшәп яталар.
  
  Алга таба, уң як күршебез Гәптерәхмән абзый белән Зифа түти Әхмәтҗановлар йорты. Алар өч кенә тәрәзәле кеп-кечкенә өйдә бик зур семья булып яшиләр иде. Сугышка чаклы туган балалары Асия апа, Рәисә апа, Гөлүсә, Рәзинә, әтиләре сугыштан кайткач туган балалары Минневәли, Ләйлә, Әнәс, Зилә - 8 бала иде. Гәптерәхмән абзый сугыштан яраланып кайткандыр, чөнки Минневәи сугыш чорында туган. Әтиләре гомергә көтүче булып, авыл көтүен көтте, гаиләсе ач булмады. Зифа түтинең балалары күп булгач домохозяйка булгандыр инде, аның колхозга эшкә йөргәнен белмим. Шул кечкенә генә өйгә кышларын кич утырырга күрше ир-атлары керә иде. Тәмәке тарталар, соңгы хәбәрләр сөйләшәләр, кич утыралар. Кайсы сәкегә утырган, кайсы идәнгә сузылып яткан. Балалар кайда утыргандыр, Зифа түти шулар арасыннан арлы-бирле йөреп өй эшләрен эшли. Асия апа кечкенә чагында базга егылып аягын имгәткән булган, аксаклап йөри иде. Шактый чибәр, чая хатын иде. Гөлүсә миннән бер яш ярымга олырак булгандыр, шулай булсада, улда, Рәзинәдә бергә үстек. Рәзинәнең битенең бер ягы гел үлекләп бозыла иде, бара тора күзе дә сукырайды. 4 нче классларда укыганда шулай чиргә уралды. Укуын ташларга мәҗбүр булды. Алай да зур үскәч даваланып, күзе крмәсә дә Бүгелмәдә сукырлар артилендә эшләде. Кияүгә чыкты, бик матур кызы бар иде. Зур булгач милиция мәктәбен тәмамлап, милиция идарәсендә эшли дия иде Асия апа.
  Гөлүсә Урсалыбаш авылы егетенә кияүгә чыгып, күп кенә балалар үстереп, зур хуҗалык җиткезеп, күп мал асырап, бик мул тормыш алып бара диләр иде. Гөлүсә, арада иң тырышы, иң эшчәне иде Зифа түтинең балалары арасында. Үсмер чагында ук бакчадан бәрәңге алганда, дүртәр чиләкләп бәрәңге ташый иде. Ике чиләкне көянтәгә аса, ике чиләкне кулына тотып алып төшә. Ничек аркасы чыкмаган, мескеннең. Рәисә апа Җәлилдә яшәде, тормышта иде, бер малай үстерде. Минневәли өйләнгәч, озак яшәмәде, үлеп китте. Әнәсләредә кыска гомерле булды. Зилә Чаллыда яши диләр иде, ул да вафат икән инде, биш еллар элек бер кайтуымда зиаратта каберен күрдем.
  Зифа түти шаян холыклы, киң күңелле кеше булсада, бер бик начар гәдәте бар иде. Балаларына атама исем кушып әрли торган иде. Кайсына аксак, кайсына сукыр я тилчә, кайсына ишәк дип атама бирә иде. Бу мине бик чиркәндерә иде, чөнки әби безне кешегә исем кушмагыз, кешенең кимчелегеннән көлмәгез, үзегезгә килер дия торган иде. Бу чыннан да шулай.
  Балалар үсеп төрлесе төрле якка таралды. Зифа түти Җәлилдә Рәисә апа белән яшәп бакыйлыкка күчте.
  Асия апа төп йортта калган иде, аннан бер югары очныкы Илдус исемле кешегә кияүгә чыгып китте, йортын Искәндәргә саткан иде. Искәндәр әнисе белән яшәде, аның хатыны Әлмәттә тора иде, авыру малае белән. Искәндәр барып, кайтып йөри иде. Эчкәли иде шул, шуңа хатын яныны сыймагандыр. 1992 нче елны җәй көне әтиләрнең өе янгач, Искәндәр үзенең өен безгә биреп торды, сентябргә хәтле, өйне салып бетергәнче шунда яшәдек. Рәхмәт инде. Әле көченнән килгәнчә төзелештәдә катнашты, сәләмәтлеге начар булсада. Улда хәзер гүр иясе инде. Урынын кемдер алган иде, кем икәнен белмим. Яңа йорт салып куйганнар.
  
  Икенче күршебез Мәхүп түтиләр. Ибраһимовлар. Мәхүп түтинең өч кызы, Наҗия апа, Гаҗилә апа, Наилә һәм бер малае Тәлгат бар иде. Ире Малик абзый сугышка алынгач Суслонгер лагерларында һәләк булган. Мәхүп түти бик тәмле итеп чәй эчәргә ярата иде, иң яратканы бөртекле чәй. Кергән күрше-күләнне чәй белән сыйламыйча чыгармас иде, соңгы чеметем чәе булсада. Сугыштан соңгы елларда бөртекле чәй бик кадерле иде. Аның белән гәпләшә-гәпләшә чәй эчүләре үзе бер кадерле истәлек булып калган. Шуңа күрә Мәхүп түтине яратып "тәмлә чәй" дип атыйлар иде. Ул тәхәллүс Тәлгәткә дә күчте, аны да кайчакта үртәп "тәмле чәй" диләр. Олы кызы Наҗия апа сукыр иде, шуңа күрә ул Чаллыда интернатта яшәп укый иде. Җәй көне каникулга кайткач, безгә "Брайл" хәрефләре белән язылган китапларыннан әкиятләр укыганы хәтердә. Гаҗилә апа Зәкәрия исемле егеткә кияүгә чыкты, балалар үстерделәр, кайнана-кайната белән торды, аларны хөрмәтләп, тәрбияләп яшәделәр. Гаҗилә апа шактый озак яшәп бакыйлыкка күчте. Наилә миннән бер яшкә олырак булсада минем бик якын дустым иде, бергә уйнап үстек, урманга җиләкләргә, мунча себеркесе әзерләргә, үсеп җиткәч клубка бергә йөрдек. Егетләр белән дә бер чорда йөрдек, кияүгәдә бер вакыттарак чыктык. Ул Алмаз белән йөрде, яратышып өйләнештеләр, тату яшәделәр, балалар үстерделәр. Шактый коры кайнанасын Афза түтине дә әйбәт итеп тәрбияләп соңгы юлга озатты. Алар да хәзер гүр ияләре инде, урыннары оҗмахта булсын. Тәлгат 1940 нчы елгы, ул бездән яшрәк булганга безнең белән бик аралашмый, безнең уеннарга катнашмый иде. Шулай да 10 нчы классны без бер класста укып тәмамладык, шуннан дуслашып та киттек. Хәзер дә авылга кайткан саен аларга керәм, хәл белешеп торабыз. Тәлгатнең хатыны үзебезнең авылныкы Кәрәм абзый кызы. Бик уңган, киң күңелле, юмарт бала булды. Мәхүп түти белән бергә яшәделәр, кайнанасы авырый башлагач бик әйбәт итеп карады, авырыксынмыйча тәрбияләде, хөрмәләп соңгы юлга озаттылар. Тәлгат белән Кәтифә ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Бөтен балалары да бик тәртипле,тәрбияле булдылар, матур итеп гаилә корып, йортлар салып, балар үстереп авылда яшәп яталар.
  
  Алардан көн якта Мухаметшин Рәшит абый, Фархурый апа, Гәфия әбиләр өе. Аларның Роза һәм Лена исемле кызлары бар иде. Лена бәләкәй чакта үлде. Роза 1946 елгы, Мизхәт белән бергә укыдылар, гел 4-5 ле билгеләренә. Гәфия әби безнең Минҗамал әби белән дуслар иде, узара аралашып, чәйгә чакырышып яшәделәр, урманга җиләккә гел бергә йөри идек. Рәшит абый сугыштан кайткач авылда колхозда бригадир булып, аннан шофер булып та эшләде, аннан сельпода эшләде бугай. Фәрхурый апа бик чибәр апа иде, олгайганчы шулай чибәр булып калды. Ул колхозда эшләгәндер инде, авылда торгач, колхоз эше мәҗбүри инде.
  Фәрхурый апа Рәшит абый үлгәч авылда үзе генә яшәде. Минем әни белән бик серләре килә иде, узара көндә аралашып, хәл белешеп яшәделәр. Әни 90 яшен тутыра алмады, Фәрхурый апа аннан калып, тагы 1-2 ел яшәде, 90 ны тутурды. Роза укытычы булды, тормышка чыккач Әлмәттә яшәде. Хәзер пенсиядә, җәйләрен авылда торалар. Розаның бер улы, бер кызы бар. Кызы укытучы, улы врач бугай.
  
  Аларның күршесе Зөфәр абый белән Әдибә апалар. Бу урында аларга хәтле торган апаны хәтерләмим, ялгыз хатын иде бугай, бала-чагасы булмагандыр, шуңа белмимдер. Кечкенә генә өй иде, аны сүтеп Зөфәр абыйлар йорт салдылар. Аларның ике кызларын, Лазыя белән Луизаны беләм һәм Илшат исемле малайлары бар иде, бәлки тагын балалары булгандыр, аларын белмим. Зөфәр абзый бик яхшы электромонтер иде, Кәшер авылын электрлаштруга иң күп өлеш керткән кеше ул. Бик каты эчә, сүгенеп урамда йөри, хатыны Әдибә апаны бик җәберли иде. Аның прозвишесы (тәхәллүсе) "шатун Зөфәр" булды. Айнык чакта нормалный акыллы гына булсада, эчеп исергәч хайванга әйләнә, бала чага аннан курка идек. Әдибә апа гөмергә башлангыч классларны укытты, пенсия алдыннан библиотекада эшләде. Балалар, укучылары аны бик яраталар иде. Әдибә апада вафат инде, йортларын кем карыйдыр, белмим.
  
  Зөфәр абыйлар белән Нуретдин бабайлар арасында бик бәләкәй генә өч тәрәзәле өйне хәтерлим, аның хуҗасы бер ялгыз апа иде бугай, исемен дә белмим. Ул урынга Салихҗан белән Гөлсинә йорт салып керделәр. Салихҗанның әнисе Мәхтүмә исемле иде, аларның өе түбән очтарак, аларның Галимҗан исемле абыйлары, Нурдидә исемле кызлары һәм Фаиз исемле малайлары бар иде. Алар барсы да вафат инде, Гөлсинә исән иде әле. Балаларын белмим.
  
  Чираттагы йорт Нуретдин бабай йорты, алар карчыгы белән әкерен генә, тыныч кына яшиләр иде. Ишек алларында бик тирән, мул тәмле сулы кое бар иде. Бөтен күрше тирә шул коедан су ташып, кышын-җәен шул кое суын эчеп яшәдек, аларның капкалары бер кайчанда бикле булмады. Бала-чага, онытып, я шаярып капканы ачык калдырса, анда мал керсәдә, бер тапкырда ачуланганнарын хәтерләмим. Әйтсәләрдә ипләп кенә, балалар капканы ябып йөрегез диярләр иде. Нуретдин бабайның беренче хатынының балалары 5 улы сугышка алынганнар, арадан берсе генә, Сарим абый гына исән кайткан иде бугай. Картайган көннәрендә шул Сарим улы Фаиз тәрбиясендә яшәделәр. Мин белгән карчыгы беренче хатынының сеңлесе булган, хатыны үлгәч Нуретдин бабай балдызын алган булган. Бу әби минем әби белән ахирәт дуслары иде. Фаиз белән Саимә, бабайлары үлгәч, иске өйне сүтеп бик шәп итеп ике этажлы йорт салдылар, ике малай үстерделәр. Саимә яман чиргә уралды, бер-ничә опирацияләр дә ясатты. Ул үлгәч Фаиз үзе генә яшәде, намазга басты, мәчиткә йөрде. Хәзер ул да вафат инде, йортында малае яши диләр, ялгызы.
  
  Аларның күршесе Вафин Сафа абзый белән Дәхирә түтиләр. Сафа абзый укытычы булган. Аларның балалары күп иде, мин белгәннәре: Камил абый - ватан сугышы инвалиды, укытучы, 7 нче класста укыганда безне гиографиядән укытты, класс җитәкчесе иде. Гаишә апа, шулай ук укытучы иде. Магариф абый, Азат абый, Ирек, Түзем. Төп йортта Азат абый гаиләсе белән яшәделәр. Дәхирә түти бик күркәм, тыйнак холыклы апа иде. Аның, балаларына бер качанда тавыш күтәргәне юк, балалары ды бик тыңлаулы дия иде әби. Ирекләр, Түземнәр белән бер чорда укып, уйнап үстек. Дәхирә түти Урта Азиядән кунактан кайтканда бугай юлда самолетта вафат булды. Бик үкенечле булды, урыны оҗмахта булсын.
  Хәзерге көндә бу йортта Азат абыйның балалары яши. Сафа абзый репрессия корбаны.
  
  Аларның күршесендә Вафа бабайның кызы, Сафа абзыйның сеңлесе Сара апа, Шәйхразый абыйлар яшәде. Алар үлгәч ул урынны Самат белән Рәхилә алдылар, бик шәп итеп йорт торгыздылар, гараж салып куйганнар. Мал-туар асырыйлар, бик мул яшиләр. Рәхилә Мәүлиха түти кызы, йортлары түбән очтарак булсада бергә уйнап, аралашып үстек, урта мәктәпнедә бергә бетердек. Әйбәт кешеләр. Бабалары авылның бик хөрмәтле, белемле мулла булган, затлы нәсел.
  
  Тыкырыкның икенче ягында Ситдиков Сабир (чыпчык Сабир - бик бәләкәй буйлы иде) йорты, хатыны Зәйнәп түти. Балалары Җәүһәрия - врач булды, Рәис гади эшче, ул төп йортта калды. Рәфкат нефтче, химия-технология институтын тәмамлады. Кәүсәрия (бәләкәй чакта Миннегөл дип йөри идек) югары белем алып, балалар врачы булды, әле эшли иде бугай, 80 гә җитә торгандыр инде, бик актив яши, ире Мэлс (безнең күрше Вилсорның энесе) күптән вакытсыз үлеп китте. Бер малай үстерделәр, Эмил исемле. Йортта Раис балалары яши.
  
  Чиратта өске рәттә мин искә алырга уйлаган йорт хуҗалары Мухаметшин Сафа абзый белән Зөбәрҗәт апалар. Аларның биш балалары бар иде. Нил абый, Флера апа, Вильсур, Клара һәм Алберт. Сафа абзый сугыштан кайткач укытучы булып, аннан профсоюзда эшли, колхозда да актив була. Зөбәрҗәт апа гөмергә башлангыч классларны укытты, пенсиягә чыкканчы. Нил абый нефтянник иде, хатыны Зәйтүнә апа белән Актүбәдә яшәделәр. Флера апа Лениногорскида филшер-акушерлар мәктәбен бетергәч, юллама белән Красноярский якларына киткән иде, шунда бер урыска тормышка чыгып, 6-7 бала үстереп гомер итте. Сирәк кенә авылга кайткалый иде, шул чит җирләрдә бер татар кешесе булмаган җирдә яшәп тә телен онытмаган иде, матур итеп, әдәби телдә әниләренә, Кларага хатлар яза иде. Анда аны "тетя доктор" дип йөрткәннәр, кара урман арасында, тимер юлга 400 км. Авыллар арасында, вызовларга атка атланып йөргән чаклары булган. Оныклары да бик күп иде. Вильсор төзүче булды, аның тормышы бик уңай булмады ахры, иртә үлде. Казанда укыганда Кларага җае чыккан саен акча сала иде. Клара белән якын дуслар булдык, урта мәктәпне тәмамлагач Казан педагогия институтына, физика-математика факультетына документлар җибәрдек, барып экзамен биреп, укырга кердек. Бер фатирда, бер караватта йоклап ике ел укыдык. Клара чаңгыда бик шәп чаба иде, ярышларда күп катнашты, мастер спорта иде. Ярышлардагы уңышларын искә алып аңа тулай торактан урын бирделәр. Бу аның өчен зур ярдәм булды, чөнки стипендияләр бик әз иде. Мин өченче курста укырга КАИга күчтем, Клара сайлаган профессиясенә тугры калып, бик яхшы педагог булды. Балаларны яратты, укучылары да аны яраттылар, хөрмәт иттеләр. Клара үзенең яраткан эшендә зур уңышларга иреште, Атказанган укытучы исеменә дә, Хезмәт кызыл байрагы орденына да, Путин премиясенә дә лаек булды. 57 ел математика укытты, 79 яшендә вафат булды. Намазга басмасада бик дини иде, соңгы елларда уразасын калдырмады. Әти-әнисен бик әйбәтләп тәрбияләде, гомеренең соңгы көннәрендә аның үзен сеңлесе Роза карады. Авырый башлагач врачларга йөртте. Дустым урының оҗмахта булсын, мин һәрвакыт догада. Энесе Албертта кыска гомерле булды, Клараның йортында Албертның хатыны яши.
  
  Урамның түбән ягына, Шәяхмәт тыкырыгына төшәм. Тыкырыкның көн ягында Котдус абыйлар тора иде. Аларның бала-чагасы миннән кечерәк иделәр, шуңа күрә алар белән бик аралашмаганмындыр, алар турында мәглүмәтем юк.
  Тыкырык бик тигез, киң. Ике яктан биек таш коймалар. Шул тыкырыкта җәен - кышын малай - салай туп тибәләр, шара сугалар иде. Мизхәтне, "кая йөрисең, эзләп табар хәл юк" дип әрләсәләр, "ник Шәяхмәт тыкырыгыннан эзләмәдегез?" дип җавап бирә иде.
  Шул тыкырыкның төн ягында Шәяхмәт абзыйлар яшәде. Ул озын буйлы, төз гәүдәле, "р" хәрефен бераз сакурак әйтеп сөйли торган, бик шаян кеше иде. Ул олы яштә иде инде, шуңа күрә сугышка алынмагандыр, сугыш елларында колхозның төп эшчеләреннән булгадыр. Карчыгы да зифа буйлы Минҗамал исемле иде бугай күркәм генә түти иде. Атлас исемле улларын, аның хатыны Фәнияне беләм. Атласта сакаурак иде, "р" хәрефе кермәгән сүзләр белән генә сөйләргә тырыша диләр иде. Аның беренче хатыныннан бер малае бар иде, әнисе кая булгандыр, белмим. Бәлки үлгәндер. Шул малайны Фәния бердә чит итми диләр иде. Атлас белән Фәния бик тату яшәделәр, ике бала үстерделәр. Фәния бик булдыклы хатын булды, чиста, эшчән, кайнана-кайнатасын да бик хөрмәтләде. Фәния, бәрәңге базына ыс салганда, шунда ис тиеп үлгән. Бик үкенечле хәл булды. Ул Шатун Зөфәр абыйның сеңлесе иде.
  
  Шәяхмәт абзыйлар күршесендә Дәүләтгәрәй бабай белән карчыгы яшәде. Аларга Әлмәттән бер матур бәләкәй кыз килә иде, оныклары булгандыр. Мин шул кыз белән уйнарга бара идем. Аларның ишек ардында юан агачны чокып ясалган зур ялгаш бар иде. Анда җәй көне су тутырып куялар, янгынга каршы көрәш җайланмасы. Без шунда уйный идек суы чиста булганда. Ләкин ул су сасыпта бетә иде тора-тора. Бабайлар үлгәч ул урында Гасима апа ире белән яшәде. Аларның Роза исемле кызы һәм бер малайлары булды. Барсыда акылга таманрак иделәр. Ире фҗигалы рәүштә, салкында катып үлде бугай. Малайлары өйләнгән дә иде, озак яшәмәдә, үлде. Кызлары Роза Урта Азиядән кайткан бер ирне йортка керткән иде, аскы урамнан Нургали абыйларның өен алып, шунда көн күрәләр иде, мин авылга кайтып йөргән чакларда. Роза бала чагында безнең малайлар янына уйнарга килә иде. Хәзер аңа 60 яшләр булырга тиеш.
  
  Аннан болайрак ике апа яшәгәне хәтеремдә, берсенең исеме Минне-Камал иде. Камал апа колхоз бригадасында звеневой булгандыр күрәсең, аңа атап такмак чыгарганнар иптәшләре.
  "Звиноват Камал апа
  Ашарга пешермәгән
  Язу белмәү аркасында
  Эш көнен төшермәгән"
  Белеме 7 класс булгандыр, заманы өчен шактый инде. Алардан соң ул урында укылучы Рәисә апа яшәгәнне хәтерлим, аннан алар ар якка күчтеләр. Алар урынында сугыштан соңгы елларда Хуҗа Зифасы белән Шәрипҗан абзый яшәделәр. Зифа түтинең беренче иреннән ике кызын, Зөләйха белән Миннехаҗәрне беләм. Шәрип абзый аңа йортка кергән иде, югары очта гаиләсен калдырып. Түти бик елтыкый булгандыр күрәсең. Аның өе Зөфәр абыйлар артында, аларның бакча коерыгында иде, урыннары бик тар иде. Алар киткәч ул участок Зөфәр абыйларга калды. Зөләйха урта Азия якларына киткән булган, анда кияүгә чыккан, ире үлгәч бер авыру малае белән әнисе янына кайтты, авылда яши. Бу вакытта Шәрип бзый вафат иде инде. Зөләйха дини белем алган, абыстай булып йөри. Хаҗәр минем белән яштәш иде, 7 классны бергә тәмамладык, хәзер Әлмәттә яши бугай.
  
  Аннары болай килсәк Гәпдел Вагиз Юныс улы яшәде. Бала чактан сукыр, чәчәктән сукырайган бургандыр, чөнки шадра иде. Авылыбызның бик белемле мулласы иде. Хатыны бик чибәр Хәдичә түти, абыстаебыз, белән яшәделәр. Хәдичә түти ятим үскән булса кирәк, шуңа күрә сукыр булсада Вагиз абзыйга баргандыр инде. Аларның Нурдидә, Әнисә, Рәзинә исемле кызлары бар иде. Гәпдел Вагиз абзый балалар белән мәдрәсәгә йөргән, коръән аятларын ятлаган, аннан Тайсуган авылы мәдрәсәсен тәмамлаган, коръәнне ятлаган, хәтере бик яхшы иде. Динне бик каты кыскан чордада, сукыр булгач аңа бик бәйләнмәделәр. Авылда динне бик әйбәт алып барды. Мәетне соңгы юлга озату, балага исем кушу, җомга көннәрендә качып-посып булсада җомга уку, ураза, корбан бәйрәмнәрендә гәет уку, авыл карчыклары белән тәрәвих намазлары уку кебек эшләрне башкара иде. Хәдичә түти дә бердә иренмичә, олы, хөрмәтле абыстай булды. Балалары да бик тәртипле булдылар. Соңгы елларда, пенсиягә чыккач Нурдидә апа Халидә апа белән бергәләп мәет юучы булдылар. Әнине алар юып озаттылар.
  Гәпдел Вагиз абзый, безнең әбинең энесе Исмәгил абзый хатыны Фәхригаләм түти белән бер туганнар иде. Шактый якын туганнар булганга һәм күршеләр дә булганга нык аралаша идек. Гәпдел Вагиз абзый коръәннең кайбер җирләрен оныткан сыман булса әби янына кереп, шул урынын табып укытып дөресләтә иде. Маис белән миңада, Мизхәт белән Сәриягәдә Гәпдел Вагиз мулла никах укыды. Шулай тома сукыр булсада авылда бер ялгызы йөри иде. Кемнәр турыннан барганын кешеләрнең тавышыннан, истән, чамалый торган булган. Колакка бик сак иде. Ул кинәт кенә авырып 70-нче елларда үлеп китте, сукыр эчәгесе шартлаган диделәр. Нурдидә апа Мансур абыйга кияүгә чыкты, Мәгъмүрә түтинең өен алганнар иде, шунда гөмер иттеләр, ике кызлары, бер малайлары бар иде.
  Әнисә апа бик чибәр кыз иде, яшли генә кияүгәдә барган иде, никтер аерылдылар. Анан, үзебезнең авылныкы, бер хатыны үлгән кешегә барган иде, шактый озак бергә тормыш кордылар, Әлмәттә яшәделәр. Фатирлары автовокзал каршында, базар янында гына иде, әни базарга барса, Әнисә апа аны очыратып гел чәй эчертеп сыйлап җибәрә дия иде. Ире үлгәч тә әле шактый озак яшәде шунда, Мәрхәбә белән без дә бер тапкыр кереп хәлен белеп чыккан идек. Бик ачык, күңелле кеше иде.
  Рәзинә, төпчек кызлары, Мизхәтләр, Розалар белән детсадка йөрделәр, бер чорда укыдылар. Рәзинәнең ире төзүче инженер иде, Әлмәттә Маис белән бер оешмада да эшләгәннәр иде. Казандада аларны очратканыбыз булды, республика бәйрәмендә Камал театыры каршында бергә концерт карадык. Хәзерге көндә Гәпдел Вагиз абзыйлар урынында чит кешеләр яши.
  Алар турында урамда бик тирән ташландык кое бар иде, мулла бабай шунда төшә күрмәсен дип куркалар иде. Ул коеның өстедә юнләп ябылмаган иде, алла саклаган, кешеләрнең, яисә мал-туарның анда төшкәнен хәтерләмим. Аннан, ул коены ниһаят күмделәр.
  
  Чираттагы йортта, тыкырык буенда кырыгынчы елларда әбигә кәрдәш тиешле кешеләр яши иде. Әз генә хәтердә Зөләйха, Йосыф исемнәрен әйтеп сөйләгәннәрен. Йосыф авыру иде кебек, ул яшли үлгәндер, ә Зөләйха апа читкә китте бугай, аларның урынына урта урамнан Магшук түти белән Майкамал (Майки) түтиләр менде. Майки түтинең Энҗе исемле кызы, Магшук түтинең Зәйнәп һәм Мәрҗәм исемле кызлары бар иде. Әле урта урамда торганда аларның ярым җир астындгы таш мунчаларында курчаклы уйный идек, күрше кызлары җыелып.
  Унынчы классны Мәрҗәм белән бергә тәмамладык, ул вакытта алар олы урамда тора иде инде. Мәрҗәмнең әтисенең башка гаиләсе бар иде. Әле аз гына хәтерлим, Мәрҗәм белән бер дүрт-биш яшлек чагымда булса кирәк, аргы якта каран суы буенда яшәүче аның бабаларына барганбыз. Мине бабалары өйгә кертмәгәннәр, мин Мәрҗәмне көтеп буа янында йөрим икән, кулыма бишмәтемне күтәреп. Әби мине шуннан барып эзләп таптым дип сөйли иде.
  Мәрҗәм укуны тәмамлагач төзүчелектә эшләде, шунда бер рус кешесенә кияүгә чыкты. Түбән Мактамада тордылар. Ике кыз үстерделәр, Магшук түти картлык көнендә алар тәрбиясендә яшәде. Иредә, әнисе дә үлгәч, Мәрҗәм Әлмәттә бер татар кешесенә тормышка чыккан иде. Кызлары да үсеп җиттеләр, перестройка елларында сәүдә белән шөгелләнделәр. Казаннан командировкага барган чакларда Мәрҗәмне базарда очыратып сөйләшә торган идек. Бер тапкыр аларда кунып та чыккан идем. Ире салгалый торган, шактый кырыс кеше кебек тоелды.
  Зәйнәп апа бик чибәр Марс исемле егеткә кияүгә чыкты, балалар үстерделәр. Зәйнәп апа озын гомерле булды, 2000 елларда исән иде әле.
  Энҗе ике тапкыр тормышка чыкты, икесеннән ике кыз үстерде. Кече кызы безнең әбинең энесе Исмәгил абыйның оныгы Рафикка киәүгә чыкты, ике малай үстерделәр. Зурлар инде, һаман өйләнмиләр генә. Энҗе карт инде, кызлары чиратлап карый, туксанга җитә торгандыр инде. 1937-36 елларны туган булырга тиеш. Майки түти соңгы елларны Энҗе тәрбиясендә Җәлилдә яшәде.
  Магшук түтиләр урынына Вильсор белән Гөлнур килделәр. Алар бер кыз, бер малай үстерделәр. Вильсор бик эшчән, бик булдыклы кеше иде, аның белмәгән, эшләмәгән эше булмагандыр. Ул газовикта, электрикта, сәгат төзәтүчедә, эретеп ябыштыручыда һ.б. Пенсиягә чыккач, прицеплы мотороллеры белән печән эзерләп, Гөлнур белән күп итеп мал-туар асырадылар. Пожарный булып эшләде, кирәк булса куркусыз ут эченә дә керә диләр иде. Киң күңелле, юмарт, бик кешелекле кеше иде. Ләкин соңгы елларда салгалый башлады, шуның белән гаиләсен бик борчый иде.
  1992 елны әтиләрнең өе янып киткәч, ул бик нык ярдәм итте. Янгын калдыкларын бергә чистарттык, өйне төзеште, яңа өйгә җылыту систимасын бер үзе ясады. Әти белән серләре килә иде, тормыш турында да, политика турында да фикерләре уртак иде..
  Гөлнур да бик эшчән һәм түзем хатын булды. Әнисе һәм апасы Саһира картаеп, авырый башлагач алар тәрбиясенә калдылар. Бик нык тәрбияләп, карап соңгы юлга озаттылар. Бу да Вилсорның миһербанлы шәфкатле кеше булуын күрсәтә. Тәнзилә апа үлгәч әни сөтне Гөлнурдан ала иде, сөтләре тәмле чиста дип.
  Балалары да бик тәртипле, игътибарлы булып үстеләр, тормыш кордылар, бала-чага үстерәләр. Гөлнурны карыйлар, Вильсор 80-не тутырып бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмахта булсын.
  
  Тыкырыкның икенче ягында Сәхипҗамал әби (Тәчип әби) йорты. Аның кызы Хаҗәр түти Бишмунча авылында кияүдә булгандыр, сугыш вакытында кызы Сәкинә һәм улы Нәсих белән шуннан әби янына кайттылар. Әбинең өе бик кечкенә иде, ә ишек алды зур, ям-яшел чирәм булыр иде. Хаҗәр түтинең ире Суслонгерда һәләк булган, сугышка барып җитмәгән, шуңа күрә балаларга бер нинди пособия дә алмадылар, бик фәкирлектә, ятимлектә үстеләр. Тәчип әби (никтер бар кешедә әбине шулай атый иде) бик йомшак холыклы булгандыр, гел алар ишек алдында көтү-көтү булып ауный идек. Хаҗәр түти колхозда иң авыр эшләрдә эшләде, сыер сауды, бозау карады. Урак урганда да беренчелекне бирми диләр иде.
  Нәсих 5-6 яшендә чакта яңа каткан юка боз өстендә, бер малай белән, агач конки тагып шумакчы булганнар. Шунда икеседә батып үлделәр. Бу хәбәрне ишеткәч без балалар мәктәптән йөгереп кайттык су буена. Багорлар белән су өстендә йөзгән ике бүрекне тартып чыгардылар. Бер бүрек буш булды, ә икенчесе теге малай булып чыкты, төпкә китмәгән икән, чигәсенә багор кадалган иде. Нәсихны бер абзый суга берничә тапкыр чумып табып алып чыкты. Шул чагында Хаҗәр түтинең өзгәләнгәннәре әледә күз алдымда. Көчкә тотып тордылар, улы артыннан суга ташланмасын дип. Хаҗәр түти заманның ачысын-төчесен бик күп татыды. Ятим ирсез хатынның атамасыда бераз кимсетебрәк, "Тәчип Хаҗәре" иде. Ну үзе дә бирешмәде, усал булды, тырыш булды. Еллар арулангач өй бетереп керделәр, күп итеп каз-тавык асырады. Сыер тотканын хәтерләмим.
  Сәкинә матур, зифа буйлы булып үсеп җитте, Таза, озын буйлы чибәр генә егеткә,"Козгын Гариф" малаена кияүгә чыкты. Өйләре Кашлакта иде, тормышы бик мул диләр иде, барып күргәнем булмады. Сәкинә колхоз ындырында учетчик булып эшләде, мал-туар асырарга иркен булгандыр. Хаҗәр түтигәдә икмәкне күпләп китерә иде. Шуңа казлары бик майлы була иде. Хаҗәр түтиләр, әниләр белән бергә капка төбендә, көтүдән маллар кайткач кич утыра идек. Я безнең капка төбендә, я Әминә апалар капка төбендә гөҗ килеп сәгат төнге унберләргә хәтле утыра идек. Анда төрле кызыклы хәлләр, соңгы хәбәрләр, ләчтит сатулар, анекдотлар, барсыда була иде. Хаҗәр түти бик шаян, җор сүзле, турысын әйтә торган апа иде. Картайгач, үзенә генә тормыш итү авыр була башлагач, Сәкинә янында яшәде. Ул вакытта Сәкинәнең ире үлгән иде инде, балалары үсеп таралышкандыр.
  Сәхипҗамал әби Гинәят бабай белән туганнар иде бугай, чөнки аның балалары белән нык аралашалар, ярдәмләшәләр иде.
  
  Чираттагы йорт Зиятдин бабай белән Банат әбиләрнеке. Алар киленнәре Җәннәт түти белән яшәделәр, уллары Тәки (Тәкиулла) абзый сугыштан кайтмады.
  Банат әби минем әби белән дуслар иде, бергәләп урманга җиләккә, ашка салырга үлән җыярга йөри идек. Ул сугыш елларында, ашау үтмәү чире белән, ягни тамагында рак чире белән үлде. Безгә, бала-чагага бу бик гаҗәп иде, алдында заманы өчен тәмле ризык ята, ә ул ашый алмый.
  Зиятдин бабай балта эше тота иде, күрше авылларга йөреп, бераз акча яисә ризык юнәтеп кайта иде. Зур гаиләгә ярдәм инде. Ул карт иде инде, шуңа колхозда эшләмәгәндер бәлки. Нурлыгаян түти Зиятдин бабай кызы иде, үзе торган гаилә зур булгач, аларга ярдәм итә алмады бугай.
  Бик авырлык белән тормыш арбасын тарттылар ул заман кешеләре, балалар ач, ялангач үстеләр.
  Яз көне карлар эреп, гөренделәр ага башлагач, җир өстенә узган ел калган өшегән бәрәңгеләр чыга башлый. Бала-чага ялан аяк шул бәрәңгеләрне җыярга чыга иде, аларны юып, чистартып изәләр дә, булса әз генә он кушып катлама (кәлҗемә) ясап пичтә катырып ашыйлар иде. Ул бик тәмсез ризык, аларны ашарга язмасын беркемгәдә. Такмак та чыгаралар иде
  "Әй кәлҗемә-кәлҗемә, Пичкә салсам катмыйсың
  Егермене ашасамда Йөрәгемә ятмыйсың."
  Шулай да ризык бит инде, җан сакларга әз булсада яраган.
   Җәннәт түтинең Оркыя, Хәләфетдин, Майҗамал, Гөлсем, Гөлсинә һәм Фаел исемле балалары бар иде. Фаел бәләкәй чакта 2-3 яшләрендә үлде. Безне, Гөлсинә белән икебезне морҗа әйләнә чыбык тотып куып йөргәне истә калган. Гөлсинә белән бик дуслар идек, бергә уйнап үстек, олгайгачта аралашып яшәдек. Аның никахы көнне Маисым белән таныштык, шул очрашу гөмерлек булды.
  Олы апалары читкә киткән иде, Донбас якларына, вербовка беләндер инде. Шунда тормышка чигып, төпләнеп калды. Авылга сирәк кенә кайткалый иде. Бик чибәр апа булып истә калган.
  Хәләф абыйга әни үзенең двоюродный сеңлесен, Әминә апаны димләде. Бик тырышып, күп көч куеп дөнья көттеләр. Әминә апа килгәч өч каенсеңлесен туйлар ясап кияүгә биределәр, йорт төзеделәр, мал-туар асырадылар. Алар ике малай, бер кыз үстерделәр. Олы уллары Наил Казанда яши, уртанчы уллары Фаил авылда яши, аныңда балары үсеп, башлы-күзле булдылар инде. Кызлары Рәмилә Әлмәттә яши. Үз йортлары белән торалар, шулай ук балалары зурлар инде, гаиләлеләр. Төп йортта Әминә апа үзе генә калды, бик әйбәт кенә, тыныч кына яшәп ята. Үзебезнең тирәдә хөрмәтле абыстай. Пенсиягә чыккач Әлмәткә мәчиткә йөреп, коръән укырга өйрәнде, намазын, уразасын калдырмый, хәтере бик яхшы апабызның. Ул 1930нчы елгы, яше булсада әле үзен үзе йөртә, дөньясын алып бара. Кайнанасы, Җәннәт түти бик коры булды, әмма соңгы көннәрендә, авырган чагында Әминә апа кулына калды. Берүк Әминә тотсын, сез каты тотасыз дип әйтә иде кызларына да. Әминә апага бик рәхмәтле булды, бәхиллеген биреп китте.
  Майҗамал апа үзебезнең авыл кешесенә кияүгә чыкты, балалар үстерделәр. Кайнанасы, Гөлнурның әнисе, кияве Вильсор тәрбиясендә яшәде. Майҗамал апа ире үлгәчтә шактый озак яшәде әле, 86-87 яшләрдә булгандыр, 2021 нче елны үлгән.
  Гөлсемне, әлегедә-баягы, тиктормас әни, үзебезнең кәрдәшкә, әтинең двоюродный энесенә, Фатих абыйга димләде. Матур итеп йортлар салдылар, өч малай үстерделәр. Фатих абый үлгәч, малайлары да бер-бер артлы вафат булдылар. Гөлсем исән әле, югары очта йортлары, Рауфның әтиләре урынын алганнар иде, шунда ялгызы яшәп ята диләр. Күзләре бик начар күрә, ничекләр көн күрәдер. Киленнәре чиратлашып карыйлар икән.
  Гөлсинә дустым, арада иң чибәре иде, Рауф исемле егеткә тормышка чыкты, 2-3 җирдә йортлар төзеделәр, соңгы вакытта Әлмәттә үз йортлары белән яшәделәр. Балалары булмады. Рауф бик яшли үлеп китте, пенсиягәдә чыкмаган иде әле. Шул зур өйдә Гөлсинә ялгызы яшәде, инде үзенә генә хуҗалыкны алып бару авырайгач, өен сатып, күп фатирлы йорттан фатир алган булган, 2022 елны 83 яшен тутырып вафат булды. Аңа Майҗамал апаның кызлары ярдәм итә иде.
  
  Аларның төн як күршеләре Гиниятнекеләр. Гиният бабайның карчыгының исемен хәтерләмим, Фатима иде бугай. Аларның Хәмзә исемле уллары, Рәисә, Әнисә, Хәдичә исемле кызлары бар иде. Хәмзә абый ерак көнчыгышта армия хезмәтендә булды бугай, анда бер рус кызына өйләнеп яшәгән булса кирәк. Бик тәмле балыклар җибәргәне хәтердә, Хәдичәләр безнедә сыйлаганнар иде. Ул хатын монда авылга кайтмады, Хәмзә абый үзе генә кайтты һәм Саимә апага өйләнеп, төп йортта гомер иттеләр, күп итеп балалар үстерделәр. Хәзер анда бер уллары яши, Айрат исемле бугай.
  Сугыш елларында, мин белә башлаганда әтиләре юк иде, ә әниләренең күзләре күрми иде. Кызлар үсеп аякка баскач кайсы-кая таралыштылар чит җирләрдә тормыш кордылар. Сирәк кенә авылга кайтып чыгалар иде. Хәдичә, минем яштәш, кыска гомерле булды, гаиләсен белмим.
  
  Аларның күршесендә, тыкырык буенда Мехаматша бабай белән Зәкия түти озак еллар икесе генә яшәделәр. Бер малайлары булган, әмма егет булып үсеп җиткәч, ун классны тәмамлагач, кемдер үтергән, үзенең иптәшләре арасыннан. Бик үкенечле булган. Мехаматша бабай тиз-тиз сөйли иде, шуңа аны "борчак Мехаматша "дип атаганнар. Зәкия түти бик ыспай, төз гәүдәле бик булдыклы түти иде. Андый кешене кулында ут уйната, баскан җиреннән ут чыгара диләр. Кышын көннәр бик салкын булмаса, өстендә бер кат күлмәктән, йөгереп кенә коега суга да барып кайта торган иде. Алар картайгач читтән кызлары Рәисә апа ире белән кайтты, ике кызлары бар иде. Рәисә апа минем әти белән бер атнада үлделәр, ире аннан калып шактый яшәде әле. Йортларына кызлары кайтып йөридер инде.
  
  Тыкырыкның икенче ягында Минневәлиев Саррачлар өе. Аның әнисе Марзыя иде бугай, күзләре күрми иде. Саррачның Рәшидә һәм Раҗыя исемле, бик чибәр апалары бар иде. Рәшидә апа безнең күрше Хәлимә апа белән яштиләр, дуслар иде. Алар бездән зуррак, инде җиткән кызлар, бизәнеп-ясанып клубка киткәннәрен карап кала идек, сокланып. Алар 1926 нчы елгылар булгандыр. Чит җирләргәдә бергә чыгып киттеләр бугай, сугыштан соңгы елларда. Раҗия апа үзебезнең авыл кешесенә, югары очка кияүгә чыккан иде, авылда яшәделәр. Кечкенә чакта Саррачлар белән уйный идек, ул кызларны кыерсытмый иде. Кыш көне мәчит тауннан чана шуулар, кар көртләрен казып окоп ясап сугышлы уеннар, җәй көне урманга җиләккә йөрүләр, һәм башкалар. Аларның әтиләре шулай ук сугыштан кайтмады.
  Армиядән хезмәт итеп кайткач Саррач авылның бик чибәр кызына, минем классташ Амирова Ләйләгә өйләнде. Ләйлә сельпода кибетче булып эшләде. Матур итеп йортлар төзеделәр, балалар үстерделәр. Хуҗалыклары бик матур, төзек иде. Пенсиягә чыккач бакчаларында төрле-төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерделәр. Мин җәй көне бер кайтканда бакчаларына кергән идем, анда ни генә юк, кавын, карбыз, кыяр, помидорның төрле сортлары. Барда бар, чүп кенә юк дип көлешкән идек.
  Саррач нефтянникларда эшләде, аврияга да эләкте, соңгы вакытта салгалый башлады. Ул үлгәч Ләйлә авылда үзе генә яшәде, балалары кайтып йөрделәр, авырый башлагач үзләре янына Әлмәткә алдылар. Хәзер вафат инде. Урыны оҗмахта булсын.
  
  Алга таба Нуретдин абзый белән Фәрхинур түтиләр йорты. Нуретдин абзый колхозда завхоз булып эшләде, шактый мул яшәгәннәрдер, йорт җирләре бөтен иде. Аларның Шамил, Язкәр, Тәнзилә, Кәүсәр исемле балаларын хәтерлим. Шамил абый авылда тормады, Тәнзилә Гәптрәхмән авылында ун классны тәмамлаган иде, аннан кайда укыгандыр, Мактама авылында гомер итте. Кәүсәр безнең яштә иде, малай чакта үлде. Нуретдин абзый әбигә ничектер кәрдәш иде бугай, түти дип гел әби янына керә иде. Гомеренең соңгы елларында бик эчүгә сабышты, чамаламый калсаң духи-одекалон кебек эчәрдәй нәрсә булса урлап чыга иде. Бер тапкыр әбинең ниндидер даруын урлап эчкән, бу кадәр ачы нәрсә эчкәнем юк иде, дип зарланган соңыннан.
  Фәрхинур түти бик чиста, акыллы, тыйнак кеше иде. Гомеренең соңгы елларында гарипләнде, аяк-куллары йөрми диләр иде. Улы Язкәр кулына калды. Язкәр бик каты алкоголик иде, өй эчендәге бөтен нәрсәне сатып эчеп бетергән диделәр. Идән такталарына хәтле сатып эчкән. Шул тикле авыр көнгә кадерсезлеккә калды бәхетсез түти. Кызы Тәнзилә никтер үзенә алмады. Фәрхинур түти үлгәч Язкәр каядыр китеп югалып та торгалады. Аннан үлгәнен белгәч урынын Мансур абыйның улы алган бугай. Ул зур итеп йорт төзеп куйган иде, башкарып чыга алмады, күршеләр белән ызгышып беттеләр бугай. Тәки төзелеп бетмәгән көе каркасы серәеп тора.
  
  Тыкырыкның икенче ягында Мәснәвиевлар нигезе. Минем Әгәләви бабайның туган нигезе, Миңҗамал әбиемнең килен булып төшкән, өч малай бер кыз табып үстергән нигезе. Аларның йортлары асты өйле, хәзергечә әйтсәк бер ярым этаҗлы булган. Әтиләр аскы өйдә үскәннәр, анда аш-су әзерли торган булганнар, өске өйдә кайнана-кайнаталар яшәгән. Әгәләви бабай белән әби сигез-тугыз ел гына торып калганнар, аннан бабай һәләк булган. Бала чагында әтиләр өч малай мәдрәсәгә йөреп укыганнар. Мәдрәсә каршыларында гына мәчит артында булган. Кызлары бәләкәй чакта үлгән. Бабай үлгәч, Мәснәви бабай 1926 елгы пожардан соң, әбине өч малае белән башка чыгарган, аерым йорт алып биргән, кайсында мин туып-үстем.
  Төп йортта икенче улы Харис абзый кала. Колхозлаштыру елларында, колхозга кермәгән өчен Мәснәви бабайны активистлар бик каты кыйныйлар, шуннан рәтләнә алмыйча үлә. Харис абзый Сөләй авылы кызы Шәмсенур түтигә өйләнә. Ике малайлары, ике кызлары туа. Зөфәр абый, Фатих абый, Мәдинә апа һәм кечкенә Рәзинә. Рәзинә сабый чагында сугыш елларында ашу җитмәүдән үлде, анасының күкрәгендә сөте юк, сабыйга ашатырга башка ризык шулай ук юк. Харис абзый сугышта хәбәрсез югалды 1942 елны. Димәк балаларга пособие юк дигән сүз. Ул елларны бик интегеп яшәделәр кадерле туганнарым.
  Зөфәр абвйның бер аягы гарип иде, сабый чагында гарипләнгән булган Сугыш башланганда аңа 12 яш булган, гарип булсада колхоз эшеннән калдырмаганнар. Сугыш беткәч әти аны хисапчылар курсына бирмәкче была, колхоздан справка бирмиләр. Шуннан соң әти аны умартачылыкка укытты, аны бетергәч колхозда бик алдынгы умартачы булды, хатыны Гәүһәр апа белән эшләделәр. Ике кыз үстерделәр, Гөлүзә белән Гөлзилә. Гөлүзә Чаллыда яши, гаиләсе бик әйбәт. Бер кызы, бер малае бар. Зөфәр абый бик күп укый иде, политикадан да хәбәрдәр иде, күп нәрсә белә иде. Соңгы елларында истәлекләр дә язды. Умарталар асырады, бакчасында төрле яшелчәләр үстерделәр, дөрес ул күберәк күрсәтмәләр биреп утыргандыр, эшне Гәүһәр апа эшләгәндер. Кызлары да бик ярдәмчел булдылар, бигрәктә Гөлүзәләр. Гөлзилә Краснодар ягына киттедә, бер урыска кияүгә чыгып шунда төпләеде. Отпускаларга кайта. Әти-әнисе үлгәч, йортны Гөлүзә карап тота, җәйләрен авылга кайтыпта торалар. Улы Тимур Маснавиев фамилиясен алды, Зөфәр абыйның нәсел дәвамчысы булды, рәхмәт улым.
  Фатих абыйны ФЗУ га алдылар, ул электромонтер һөнәрен алды. Армия хезмәтеннән соң нефтянникларда эшләде, бик алдынгы эшче булды, Хезмәт кызыл байрагы ордены да биргәннәр иде. Күршебез Гөлсем апага өйләнеп йортлар төзеп, өч малай үстереп матур итеп гомер иттеләр. Өч малайны да өйләндереп, аларга балалар үстерергә ярдәм итешеп яшәделәр. Малайлары Фәрит, Фәһим, Өлфәт исемлеләр иде, башта, яшли генә яман чиргә уралып, Фәһим дөнядан китте, Өлфәт базга ыс салганда ыс исе белән агуланып һәләк булды. Бик яшли балаларын ятим калдырып китеп бардылар. Аннан Фатих абый вафат булды. Олы уллары гаиләсеннән аерылып, эчүгә салынып, әнисенең җанын җафалап йөри торгач дөнья куйды. Шулай итеп Гөлсем апа зур гына хуҗалыкта бер үзе генә утырып калды. Күзләре начар күрә, ничек көн күрәдер, кем ярдәмгә киләдер. Хәтерендә югалта башлаган бугай инде, яше дә шактый бит, 86-87 ләрдә булыр. Мәснәвинекеләр шулай бер арада кырылдылар, бер тирәдә зиаратта 4-5 ир-атыбыз тезелешеп яталар.
  Мәдинә апа үсеп җиткәч Әлмәттә төзүчеләр бригадасында эшләде, аннан Чиләбегә китте. Анда Абрар исемле кешегә кияүгә чыккан иде, бер кыз Рәмиләне үстерделәр, бик тату, күңелле гомер иттеләр. Абрар кинәт кенә үлеп китте, 5-6 ел ялгыз яшәгәннән соң Миннебай исемле кешегә тормышка чыгып, дин тотып әкрен генә яшәп ятканда, абзый авариядә һәләк булды. Мәдинә апа коръән укырга өйрәнгән иде, үзенең танышлары арасында абыстай булды. Намазын, уразасын калдырмады. Миннебай абзыйның фатирында озак кына үз җаена яшәде. Соңгы көннәрендә Рәмилә килеп карады, 2021 елның маенда 85 яшендә бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмахта булсын.
  Иң озак яшәгәне Зөфәр абый булды. Бик тырыш, эшчән, бөтен эшне җиренә җиткереп бөртекләп эшли торган кеше иде. Күргән-белгәннәрен истәлек итеп язган иде, кечкенә генә китап итеп ясап биргән идем. Аның сугыш еллары турында ничек көн күргәннәрен укыганда җыламыйча түзеп булмый. Хәтере дә яхшы иде, күпне белә иде. Нәселенә тартып кырыслыгы да бар иде, Мәснәви нәселе бит. Әти шулай ди торган иде.
  
  Ясле тыкырыгы кырыенда, Зөфәр абыйларның күршеләре, Газизҗан абый белән Нәзирә апалар.
  Газизҗан абыйның әнисн бәләкәй әби дип йөри идем, ул безнең әби янына килеп йөри иде, яш чагында күршеләр булгангадыр бәлки. Минем әнине әтигә шул бәләкәй әби димләгән булган. Ул әби, сөйләшкәндә, чистый-чистый дип сөйләүченең сүзен раслый торган иде. Шуңа без аны "чистый-чистый" әби дип атый идек. Аларның өйләре элек таш өй иде, аннан янына терәп агач өй салдылар, таш өлеше өй алды булып калды. Тыкырыктан бик күп машиналар, тракторлар йөри иде, шунда бер аңгырасы боларның йортына бәреп кергән, әле ярый өйне җимермәгән, кеше мазар зыян күрмәгән.
  Газизҗан абый белән Зөфәр абый замандашлар, дуслар иде. Бакча ягыннан бәләкәй капкадан кереп йөриләр иде. Бер-берсенә ярдәмләшеп яшәделәр, әйбәт күршеләр булдылар.
  Газизҗан абый картайган көнендә яше 70 тән узгач хатыны Нәзирә апаны аерып җибәрде, үзе генә ялгыз яшәде. Балалары кайтып йөри диләр иде. Нәзирә апаны мин бик хөрмәт итә идем, бик чиста, пөхтә, киң күңелле, ачык йөзле апа иде.
  Газизҗан абый үлгәч Назирә апа авылга кайткан диделәр.
  
  Тыкырыкның икенче ягында балалар бакчасы-ясле иде, шуңа күрә ул тыкырык ясле гыкырыгы дип аталды, хәзер ул ясле юк инде, аның урынына байлар кибет салып куйдылар. Халык шуннан азык-төлек сатып ала, түбән оч халкы барда шуннан файдалана.
  Тыкырыкка асфалт җәйделәр, олы юлга әйләндерделәр, бөтен транспорт шуннан йөри, инеш аша күпернедә ныгыттылар. Без бәләкәй чакта ул күперне елда ташу суы алып китә иде, безгә ял була, мәктәпкә юл өзелә иде, чөнки мәктәп аргыякта иде.
  
  Безнең өй каршындагы Хаҗәр тыкырыгыннан су буена инешкә төшеп йөри идек. Шуннан урта урамга төшсәң, тыкырыкның көн ягындагы йортта, әнинең тугуннан туган апасы Мәгмүрә түти яшәде. Аның ире Гатауллин Гәптерәхмән, сугышта хәбәрсез югалган. Аның бер улы Талип, бер кызы Гөлзилә бар иде, кызы сабый чакта үлде, улы Талип абый түтинең тәрбиячесе булды. Мәгмүрә түти колхозда эшләде, сыерын җигеп колхоз эшенә йөргәнен беләм. Аяклары гөбе кебек шешенке иде, авыр эштән шулай булды ди торган иде. Талип абый шаян булды, иртә өлгерде, әнисенең нервыларын шактый какшаткандыр. Армия хезмәтеннән соң авылга кайтмады, Казанда шафер булып эшләде, әле студент чагымда аның янына тулай торакка баргалый идем. Аннан Әлфия исемле бик чибәргә, үзеннән 8 яшкә яшерәк Казан кызына өйләнде. Фатир алды, ике кыз, бер малай үстерделәр. Марат, Гөлзилә, Фәридә исемлеләр. Маратны Мәгмүрә түти авылга алып кайтып карады, аннан фатир алгач түтине Казанга алып килделәр. Әлфия кайнанасы белән бик тату, бер сердә булып яшәделәр. Мәгмүрә түти оныкларын үстереште, гаиләдә тәртипне нык тотты. Мәгмүрә түти гел тик тормас иде, сәяхәтче дип көлә идем. Һәр елны җәй көне авылга кайта, анда туганнарны барлый, Астрхан якларындагы танышларына китә. Бу кайда йөри икән дип уйлап өлгермисең Ижаудан каттым әле дип килеп чыга. Килгәндә буш кул белән йөрмәс, кибеттән ипиен, бутылка белән сөтен алып керә. Малайларга, әйдәгез әниегез кайтуга аш сала торыйк, пешкән шулпадан үзе теләгәнен пешерер дип, аш та пешерә башлый торган иде. Оныклары барда семьялы, әйбәт кенә көн күрәләр. Түти дә, Талип та күптән вафат инде, догадан калдырмаска тырышам. Әлфия, кызы Фәридә гаиләсендә яши. Гөлзиләнең ике кызы бар икәнен беләм. Соңгы вакытта сирәк аралашабыз, яшләрнең үз тормышы.
  
  Шул урта урамда, тыкырыкның икенче ягында, Хаят түти кызлары Ләйсән, Рәмзә һәм Розалар тора иде. Алар белән бер ишек алдында бабалары Габдулла бабайлар да яши иде. Рәмзәләрнең әтиләре сугыштан кайтмады, алар бик авырлык белән ятимлектә үстеләр. Рәмзә бик якын дустым иде, тормышка чыккачта күп вакытлар аралашып яшәдек. Аның гөмере бик кыска булды. Ләйсән авылда мәктәптә техничка булып эшләде, төп йортларында яшәде, аннан өе бик искергәч күп фатирлы йорттан бүлмә биргәннәр иде. Роза кибетче һөнәрен алган иде, Әлмәттә эшли иде бугай. Алар барсы да вафат инде.
  
  Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышы елларына туры килде. Минем дусларым, яштәшләрем ачлыкны, ялангачлыкны сабый чакта бик күп күрделәр, шулай булсада алар яхшы күңелле, миһербанлы, шәфкатле кешеләр булып яшәделәр, алар белән мин чын күңелдән горурлана алам. Алар авырлыклар күреп, ятимлектә тормышның ачысын-төчесен күреп үссәләр дә, үсеп ңиткәч, аякларында нык басып тора торган чын кешеләр булдылар, илебезнең төрле почмакларында зур мактаулы эшләр башкардылар.Алар арасында төрле хезмәт белгечләре булды, тырышып белем алдылар, мактаулы эшләр башкардылар, гаилә төзеделәр, балалар үстерделәр, өлкән буынга, әниләренә шәфкатле булдылар. Әти - әниләреннән калган кечкенә генә салам түбәле өйләре урынына, матур итеп алты почмаклы йортлар салып керделәр. Эш урыннарында тырышып эшләп, лаеклы ялга чыккач та, зарланмыйча, аллага шөкер итеп дөня көттеләр, балаларына оныкларын үстерергә ярдәм итештеләр.
  Менә миңа буел 2024 елда 85 яш тула. Күрше яштәшләремнән бер Ибраһимов Тәлгат кенә калды инде. Алдагысы хшерле булсын. Бакыйлыкка күчкәннәрнең рухлары шат булсын урыннары оҗмахта булсын.
  Шул замандашларымны сагынып искә алып язган бу язмамны тәмамлыйм. Интернетка куярга исәп, бәлки авылдашлар укып, кемнәрнедер танып искә алырлар һәм дога кылырлар. Бу язмамда искә алынган күршеләрем үзара бик тату булдылар, ярдәмләшеп яшәделәр. Дошманлашып, кенә куып йөргән бер генә кешенедә хәтерләмим. Сугыш елларында "ут күршеләр" дигән сүз бик нык сизелә иде, чөнки шырпы юк, казан астына ут кабызып җибәрергә күршеләрдән утлы күмер сорап керергә дә туры килә иде.
  Заманалар үзгәрде, тормыш күпкә җиңеләйде, авылдашларым әби-бабайлар гәдәтен саклап, дус-тату булып, бер-берегезгә шәфкатле булып ярдәмләшеп яшәгез. Еллар имин булсын, сәләмәт булыгыз.
  
  Казан 2024 ел.
 Ваша оценка:

Связаться с программистом сайта.

Новые книги авторов СИ, вышедшие из печати:
О.Болдырева "Крадуш. Чужие души" М.Николаев "Вторжение на Землю"

Как попасть в этoт список

Кожевенное мастерство | Сайт "Художники" | Доска об'явлений "Книги"